Хирургия - клиниканың төп юнәлешләрнең берсе. Алдынгы дәвалау ысуллары, тар юнәлешле белгечләр, өр-яңа хирургия җиһазлары – лазер һәм рентгенэндоваскуляр техникасы, видеолапароскоп, микрохирургия эндоскоп аппаратлары – болар барысы бергә өлкән яшьтәге пациентларны һәм “операция ясалмаслык” дип саналган очракларда да кешеләрне дәвалау мөмкинлеген бирә.
Аз инвазияле хирургия методикасын куллану операция җәрәхәтләрен һәм операциядән соң авыруның хәле катлаулану очракларын киметә.
Нәтиҗәгә юнәлтелгән бердәм стандартлар һәм цифралы технологияләр дәвалануның һәр этабында пациентның иминлеген тәэмин итәләр.